САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре билгеле

Билгеле булганча, узган якшәмбедә — 10 сентябрь — бердәм тавыш бирү көнендә районның дүрт округында биш участокта муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына өстәмә сайлаулар үткәрелде.

Территориаль сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, сайлаулар тәмамланып, аның нәтиҗәләре дә билгеле.

7 нче номерлы Ләке авылы бермандатлы сайлау округы буенча исемлектәге 46 сайлаучының 42се, ягъни 91,3 проценты тавыш бирүдә катнашкан. Бер бюллетень «гамәлдә түгел» дип исәпләнә. Сайлаучыларның күпчелеге — 39ы (92,85%) үз тавышларын Антонов Юрий Григорьевич кандидатурасын яклап биргәннәр.

1 нче номерлы бермандатлы Зур Нөркәй сайлау округы буенча өстәмә сайлауларда 47дән 43 сайлаучы катнашкан. Аларның 40ы, ягъни 93,02 проценты «Бердәм Россия» сәяси партиясе тәкъдим иткән Мостафина Айгөл Вәлиәхмәт кызы кандидатурасын хуплаган.

7 нче номерлы бермандатлы сайлау округына караган сайлаулар Петровский Завод авылында узып, анда 115 сайлаучының 87,83 проценты, ягъни 101е сайлауларда катнашкан. 1 бюллетень, таләпләргә туры килмәү сәбәпле, гамәлдән чыгарылган. Күпчелек — 85 тавыш (84,5%) җыеп, авылның шәфкать туташы булып эшләүче Андрова Фәйрүзә Рәис кызы кандидатурасы хупланган.

Сарманның 2533 санлы участогы сайлаучылары бу юлы Сарман авылы, Ленин урамы, 28 адресы буенча урнашкан «Сарман» кинотеатры бинасында сайладылар. 10 нчы номерлы бермандатлы сайлау округына шулай ук 2534 санлы Яңа Әхмәт сайлау участогында яшәүчеләр дә керәләр. Ике участокка гомуми сайлаучыларның саны 579 булып, сайлауларда шуларның 484е, ягъни 83,59% сайлаучы катнашкан. 5 бюллетень, бозылган сәбәпле, гамәлдән чыгарылган. Нәтиҗәдә бюллетеньдә күрсәтелгән ике кандидатураның берсен — Сарман урта мәктәбе директорының административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасары Вәлиев Марат Тимергали улы кандидатурасын яклап, 472 сайлаучы (97,52%) тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев