Өлкәннәр Даулы болынны гөрләттеләр
Җәмгыять

Өлкәннәр Даулы болынны гөрләттеләр

Бүген – 17 июнь көнне район үзәгендәге Даулы болында өлкәннәр Сабан туе үткәрелде.

Бәйрәмдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде.

– Сезне чын күңелдән район башлыгы һәм үз исемемнән Сабан туе белән котлыйм. Бердәм булып, җыелып килүегезгә бик шатмын. Һәрвакыт безне хуплап торганыгыз, актив булганыгыз өчен зур рәхмәт. Кайсы гына өлкәне алсак та, спортмы ул, мәдәни чарамы, сез һәркайсында беренчеләрдән булып катнашасыз. Һәрвакыт шулай актив булып калыгыз, сәламәтлегегез нык, гаиләләрегездә тигезлек булсын һәм һәрберегезгә уңышлар телим, – диде ул.

Өлкәннәр һәм инвалидлар белән нәтиҗәле эшләүләре өчен, Нурсинә Хәйруллинага һәм Гөлүсә Ганиуллинага район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Сарман җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Асыляр Харисов та Сабантуй халкын бәйрәм белән тәбрикләде, ветераннар хәрәкәтенә һәрьяклап ярдәм иткәннәре, көчле рухлы, кешелекле, тынгысыз булганнары өчен рәхмәт белдерде, Рәис Кәлимуллин, Гөлүсә Ризатдинова, Тәслия Михайлованы Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләк белән билгеләп үтте.

Үзешчән башкаручыларның Республика ветераннары арасында үткәрелгән IX республика фестивале лауреатлары да бүләккә лаек булдылар. Болар – Нәвия Гатиятуллина, Фирдания Гәрәйханова, Илгизә Сәлахова, Булат Шәймәрданов, «Сердәш», «Родники», «Әүлия моңнары» ансамбльләре.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Эльмира Шаһвәлиева катнашты, Ррайондашларыбызны бәйрәм белән тәбрикләде. Инвалидларның проблемаларын хәл итүгә керткән өлешләре һәм аларның мәнфәгатьләренә игътибарлы булганнары өчен, Индира Сәхиповага, Асыляр Харисовка, Лилия Мәүлиевага һәм Айсылу Вәлиевага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Әлфисә Асылгәрәева, Раян Әхмәтбаев, Венер Вәлиев, Галия Гәрәева, Дилүс Гомәров, Римма Каюмова, Альберт Корбыев, Рамил Тимербаев, Зөлфия Фәттахова яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә, спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләнделәр.

Иске Минзәләбаш авылыннан Илдар Әшрафуллин бәйрәм халкына кайнар коймак белән чәй эчертүне оештырды.

Соңыннан мәйдан матур җырларга, гармун моңнарына, дәртле биюләргә күмелде. Нәфис сүзгә осталар шигырь сөйләделәр. Өлкәннәр бик теләп кызыклы уеннарда да катнаштылар. Әлбәттә, бүләкләр мулдан булды. Сабантуйның иң оста биючеләре дә билгеләнде. Бәйрәмнән һәркем озак вакытларга җитәрлек күңел күтәренкелеге алды.

– Оештыручыларга рәхмәт! – диделәр бәйрәмдә катнашучылар таралышканда.


Нет комментариев