«Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, киләсе ноябрь аенда Татарстан халкы илнең башка төбәкләренә караганда күбрәк ял итәчәк.
Федераль җитештерү календаре нигезендә, ноябрь аенда 20 эш көне һәм 10 ял көне булачак. Шуларның тугызы шимбә һәм якшәмбегә, ә берсе 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көненә туры килә.
Әмма Татарстан Республикасы халкы өчен 6 ноябрь дә — Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан өстәмә ял булачак. Нәтиҗәдә, республикада ял көннәре барлыгы 11 гә җитәчәк.
Моннан тыш, бәйрәм алды көннәрендә — 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Нет комментариев