Нинди агачларны көзен утырту яхшырак?
Көзен агач үсентеләренең бәясе арзанрак була.
Агач яхшы үссен өчен һава торышы, туфрак һәм үсентенең халәте яхшы булу кирәк. Көзен агач утыртуның яхшы яклары да, начары да бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Көзен агач утырту плюслары:
- үсенте арзанрак тора, сайлау зуррак, яфраклары һәм тамырларына карап сәламәтлеген ачыклап була,
- көзен утырту гадирәк: бер тапкыр су сибү җитә, салкынча һава һәм яңгырлар туфракны уңайлы итә,
- вакытында утыртылган агачлар салкыннар башланганчы кирәкле тамырларын җибәрә, яңа сезонда ике-өч атна алдан яхшылап үсә башлый,
- вакыт азрак сарыф ителә: язын бакчада башка эшләр дә күп була.
Көзен утыртуның минуслары:
- көчле салкыннар ныгымаган агачны үтерергә мөмкин, кышкы җил, боз һәм кар агачка зыян салуы бар,
- караңгы көздә һәм кышын агачларга кимерүчеләр зыян салырга да мөмкин.
Көзен утырта торган агачлар:
- салкынга чыдам сортлы алма һәм груша,
- каен,
- чикләвек,
- кәстәнә,
- тал,
- ылыслы агачлар.
Агачларны сентябрь азагында, һава торышы уңайлы булса, октябрьдә һәм ноябрь башында утырталар.
Көзен утырту начар булган агачлар:
Салкынга чыдамый торган агачларны язын утырту хәерле. Бу груша, алма, миндаль, слива, абрикос, персик, чия.
- Көзге сарымсак утырту өчен түтәлне дөрес итеп ничек әзерләргә?
- Көзен бакчаны казырга кирәкме?
- Көз көне алмагачны ничек тәрбияләргә?
- Кышка кадәр теплицада эшлисе җиде эш
- Карлыганны көзен утырту тәртибе
- Роза чәчәкләре янына кышка нинди үсемлекләр утыртырга ярамый?
- Колорадо коңгызыннан котылу өчен көзен ни эшләп була?
- Нинди чәчәкләрне көзен утырталар?
- Карлыган киләсе елга мул уңыш бирсен өчен быел нишләргә?
- Роза чәчәкләрен кышка ничек әзерләргә?
- Кыш көне бакчадагы агачларны тычканнар һәм куяннардан ничек сакларга?
- Көзен газон чирәмен ничек тәрбияләргә?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев