САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман якташлары бер-берсен сагынганнар

Бүген район мәдәният йортында «Илһамлы Сарман» исеме астында Сарман районы якташларының очрашуы үткәрелде.

Аны Себер якларында яшәп ятучы якташыбыз Роза Низамова оештырды, районыбызның башка милләтпәрвәр уллары һәм кызлары да әлеге матур чараны үткәрүгә зур көч куйды. Очрашуда төрле төбәкләрдән ерак араларны якын итеп, туган җирләрен сагынып кайткан райондашларыбызны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Соңыннан якташларыбыз үзләренең соңгы арада башкарган эшләре белән таныштырдылар, очрашуда катнашучыларга кайнар сәламнәрен ялкынлы сүзләре, җыр һәм гармун моңнары аша җиткерделәр.

Очрашуда әдәбият галиме, профессор, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов, дәреслекләр авторы, язучы, галим, шагыйрь Фәрит Яхин, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя апа, аларның уллары — тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, шагыйрә Клара Булатова, Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, рәссам Әбүзәр Габдрахманов, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Фәридә Сафина, Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов, Татарстанның Уралдагы вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, республиканың атказанган табибы Лениз Ризатдинов, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленың оештыручысы һәм беренче директоры Геннадий Макаров, эшмәкәр Хәния Сафиуллина, музыкаль гаилә Гайнемөхәммәтовлар, мәдәният һәм сәнгать осталары Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Ишморатов, «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәйханә Мирсәетова һәм берләшмә әгъзалары, үзебезнең Сарман җирлегендә яшәп иҗат итүче каләм ияләре, сәнгать осталары һәм башкалар катнаштылар.

Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев