МХО катнашучылары өчен социаль контракт: 2026 елдан яңа кагыйдәләр үз көченә керде
2026 елның 1 гыйнварыннан МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен социаль контракт төзүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде.
«Дәүләт социаль ярдәме турында»гы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәрби хезмәттән кайткан затлар гаилә керемен исәпкә алмыйча, шәхси эшмәкәрлек башлау өчен дәүләт ярдәмен ала алачак. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белдерүенчә, әлеге хокуктан бер тапкыр файдаланырга мөмкин. Моның өчен МХО катнашучысы хәрби хезмәттән азат ителгән яки контракты тәмамланган булырга, рәсми рәвештә эшсез яки эш эзләүче дип танылырга, шулай ук «Ватанны саклаучылар» фондыннан рекомендация алырга тиеш.
Бу льгота бары тик шәхси эшмәкәрлек оештыру юнәлеше буенча гына гамәлдә, ә эш эзләү яки шәхси ярдәмче хуҗалык ачу кебек башка төр контрактларга кагылмый. Шул ук вакытта, I яки II төркем инвалидлыгы булган МХО катнашучылары бу хокукларын үз хатыннарына тапшыра ала. Бу очракта хатыны, эшсез буларак теркәлгән булса, гаилә керемен бәяләтмичә генә үз бизнесын ачу өчен контракт төзи алачак. МХО катнашучыларына ярдәмне көчәйтүгә юнәлдерелгән бу яңалыклар «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Узган 2025 елда Татарстанда МХОдан кайткан 28 сугышчы һәм аларның гаилә әгъзалары булган 52 кеше социаль контракт мөмкинлекләреннән файдаланган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев