Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Музейда үрү буенча чираттагы дәрес узды

Районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее тарафыннан тормышка ашырылучы “Иҗатка чикләр юк” (“Творчество без границ”) проекты калыпта үрергә өйрәтүгә юнәлдерелгән.

Проектта Сарман һәм Иске Минзәләбаш мәктәпләренең коррекцион сыйныфлары, Тләнче Тамак мәктәбе укучылары һәм Җәлил поселогының инвалидлар һәм картлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр – барлыгы 60ка якын кеше катнаша. Алар төркемнәргә бүленеп киләләр, аерым дәресләр үтәләр. 

Бүген музейда Җәлилдән килгән өлкәннәребез калыпта үрү серләренә төшенделәр. Аларның бу икенче дәресе иде. 

- Проект мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, ветераннарга, инвалид балаларга юнәлдерелә. Мондый проектның берсенә без өченче ел старт биргән идек. Ул тукучылыкка багышланды. Бу юлы проект кысаларында үрергә өйрәтәбез. Бүген безгә Җәлил инвалидлар һәм картлар йортында яшәүчеләр килделәр. Без алар белән урындык өстенә куярга җәймәләр үрәбез. Барлык төркем дә дүрт тапкыр өйрәнү дәресе үтәргә тиеш. Үреп бетергәч, эшләрен истәлеккә үзләре белән алып китәчәкләр, - диде музей директоры Дания Кәшипова.

Рамада үрү – ул мавыктыргыч процесс кына түгел, ә вак моториканы үстерергә, тырышлык күрсәтергә, фантазияне баетырга мөмкинлек бирүче бик яхшы ысул. Һәр укучы үзенә җепләр сайлап, үзенчәлекле бизәкләр ясап, үзенең индивидуальлеген күрсәтә ала.

Бу проект октябрьдә зур чара белән тәмамланачак. Аңа кадәр түгәрәк өстәл үткәрергә планлаштыралар. 

- Икенче тапкыр киләм инде. Миңа бик ошый. Былтыр тукырга да өйрәткәннәр иде. Гомерем буе “Чулпан” колхозында механизатор булып эшләдем, - диде 71 яшен тутырган Фирдәвес Шәйхетдинов.

Музей хыялларны чынга ашырырга да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев