Күренекле рәссам – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы, якташыбыз Алсу Адлер кызы Тимергалинаның иҗаты бүген районның туган якны өйрәнү һәм Бөек Ватан сугышы музеенда тәкъдир ителде.
Талантлы шәхеснең “Багышлау. Рәсем сәнгате. Мәдәният” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Якташыбызның картиналары белән республикадан килгән кунаклар да таныштылар. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин якташыбызга Рәхмәт хаты һәм Сарман чәкчәген тапшырды, хезмәте өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Нет комментариев