САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Музей-йортта булып кайттык

Без – Җәлилдән бер төркем ветераннар күптән түгел татар халкының данлыклы улы Минтимер Шәрип улы Шәймиевне биргән Актаныш районы Әнәк авылына сәяхәт итеп кайттык. Аның музей-йортында булдык, истәлекләр белән таныштык. Музей бик бай. Минтимер Шәрип улының үзе, әти-әнисе, гаиләсе, туганнары турында бик күп мәгълүмат алдык.

Сугыштан яраланып кайткан Шәрип абзыйның авыл халкы өчен нинди зур терәк булганын кызыклы фактлар белән бәйләп сөйләп үттеләр. Авылдашларының иминлеген тәэмин итү, колхозын алып бару өчен, хуҗалык рәисеннән никадәр батырлык таләп ителгәнен Шәрип абый бик яхшы аңлаган. Кирәк икән, хәйләгә дә бара белгән ул. Шуның аркасында бер генә авылдашын да суд юлларында йөртмәгән, ачлыктан үләргә дә ирек бирмәгән. Әлбәттә, бу заманы өчен зур батырлык булган. Яраланып кайткан булуына карамастан, колхозын торгынлыктан да алып чыккан. Соңыннан да биек үрләр яулап яшәгән Әнәк халкы.
Авылдашларының, халкыбызның аның белән горурланулары юкка гына түгел. Минтимер Шәрип улы республикабыз өчен бик зур эшләр эшләде. Аның зирәклеге, оста сәясәтче булуы, сөйләшә, аңлаша белүе аркасында, безнең Татарстаныбыз чәчәк ата, дөньякүләм танылуга ирешә.
Минтимер Шәрип улы үскән йортка эзләр суынмый. Йорт-җире, ишек аллары бүген дә ялт итеп тора. Аның өй каршындагы матур мәйданга урнаштырылган бюстына карап сокландык, фотога төштек. Минтимер Шәрип улы үзе дә туган авылында еш кунак икән.
Безнең өчен шушы сәяхәтне оештырырга ярдәм иткән район хакимиятенә, ветераннар советына бик рәхмәтле булып кайттык.
Әнисә Минһаҗева, Җәлил поселогы ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев