Мортыштамак авылында яңа башлык сайланды
Мортыштамак авыл җирлегенең 1 санлы бер мандатлы сайлау округы депутаты Хафизов Илдар Илгизәр улы җирлек башлыгы итеп сайланды.
Ул 1970 елның 12 мартында Мортыштамак авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. Аннан ике ел Әлмәт физкультура техникумында белем ала һәм Сарман балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли башлый. 2009 елда читтән торып Кама дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясен тәмамлый. Төрле елларда физкультура укытучысы, мәктәп, спорт мәктәбе директорлары булып хезмәт куя. Гаиләле. Тормыш иптәше Римма Галимҗан кызы белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев