Мизхәт бабай хәбәрсез югалган әтисен  һаман эзли
Җәмгыять

Мизхәт бабай хәбәрсез югалган әтисен һаман эзли

24 январьдә Иске Минзәләбаш мәдәният йортында Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел туу уңаеннан "Әтисез әтиләр " исемле видеодәрес уздырылды .

Сугыш чоры баласы Талибуллин Мизхәт бабай белән очраштык . Балаларга Ленинград блокадасы турында эчтәлекле язмалар Таня Савичева көндәлеге, "Тормышка юл "(Дорога жизни" ) турында сойләнде .Талибуллин Мизхәт бабайның сугыш турында газета битләрендә басылып чыккан мәкаләләре белән таныштырылды . 80 яшьтән дә өлкән бабабыз һаман хәбәрсез югалган әтисен эзли . Мизхәт бабай сугыш чорында узган бала чагын ,сугыш чорында авылда ничек яшәгәннәрен ,әтисез үсүнең никадәр авыр булуын яшь буынга җиткерде.Соңынан мәктәп укучылары видео карадылар .


Нет комментариев