Минтимер Шәрип улы әти-әнисе васыятен лаеклы үти
.
- Әтиең кебек, нык бул, сабыр бул. Халыкка сыен, җирдән аерылма. Тамырларың нык булса, сине беркем дә йолкып ташлый алмас, - ди әнисе.
Әтисе дә улына хезмәт тәрбиясе бирә.
- Илне ашаткан кеше фәкыйрь булырга тиеш түгел. Тик шуны бел: җиң сызганып эшләр өчен, өеңдә терәгең ныклы булырга тиеш, - ди.
Нәкъ шундый кешелекле, халык җанлы, ныклы терәкле була да инде уллары. Халык мәхәббәтен яулый.Бүген Актаныш районы Әнәк авылында беренче Президентыбыз - Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев бюстын ачу тантанасы булды.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев