Мини-футбол җиңүчеләре билгеле
Аерым оста уенчылар да бүләкләнделәр.
Балалар футболына һәм хоккеена нигез салучы районның күренекле шәхесе Наил Сафинның истәлегенә узган мини-футбол буенча турнирның нәтиҗәләре билгеле. Беренче урынны Наил абыйның шәкертләре яулады. Икенче урында - "Айтуган", өченчедә "Сарман 30+" командалары булды. Җиңүчеләргә кубоклар, диплом һәм медальләр тапшырылды. Аерым оста уенчылар да бүләкләнделәр. Призларны алуны Наил Сафинның улы, кызы, туганнары оештырганнар. Алар ачу һәм бүләкләү тантаналарында да катнаштылар. Ярышларда алты команда көч сынашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев