Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Минем субсидияләр» сервисы аша республикада 2,4 млрд сумлык ярдәм расланган

Татарстанда 2026 елның гыйнвар-май айларында 15,2 мең гариза хуплау алган. Авылларда яшәүчеләр, эшкуарлар һәм оешмалар өчен онлайн рәсмиләштерелгән бу ярдәмнең гомуми күләме – 2,4 млрд сум. Гомумән, ел башыннан платформага 18,9 мең гариза тапшырылган.

Сервис ярдәмендә документларны өйдән чыкмыйча тапшырып була. Адымлы алгоритм хаталардан саклый, ә шәхси кабинет гариза халәтен күзәтергә мөмкинлек бирә.

Платформада хәзерге көндә 21 республика ярдәм чарасы бар. Алар аша, мәсәлән, ИТ-компанияләр өчен «кIТык» программасына язылырга, «Ясалма фәһем өлкәсендә прогресс» гранты конкурсында катнашырга яки авыл хуҗалыгын техник яңартуга акча алырга була.

Сервисны Татарстан Цифрлы трансформация үзәге үстерә. 2024 елда ул «ГосТех» федераль экосистемасына кушылды. Шулай ук «Минем субсидияләр» «ПРОФ-ИТ.Инновация» бөтенроссия конкурсының «Болытлы чишелешләр» номинациясендә призлы урын яулаган.

Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты ярдәмендә цифрлы карарлар яңа мөмкинлекләр ача, тормышны уңайлырак итә. Ә дәүләт хезмәтләрен онлайн кулланып була, шул исәптән илнең иң ерак почмакларында да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев