«Минем кебек, чирләмичә, 95 яшькә җитегез», – ди Мансур абый
Кичә – 30 октябрь көнне Сарман авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Гыймадиев Мансур Мөбарәк улына 95 яшь тулды.
Мансур абый Шәрләрәмә авылында туып-үсә. Зур Нөркәй урта мәктәбендә җиденче сыйныфны тәмамлауга, хәзерләүләр конторасында хезмәт юлын башлый. Аннан соң Александровка хастаханәсендә бухгалтер вазифаларын башкара. Өч ел да алты ай армия сафларында хезмәт итеп кайта. Кече авиация белгечләре мәктәбен тәмамлый, укчы-радист белгечлеген үзләштерә. Кайткач 15 ел дәүләт банкында эшли, соңгы биш елында идарәче урынбасары вазифаларын башкара. 1968-1984 елларда Актанышта шулай ук банкта управляющий булып эшли. 1984-1990 елларда Сарманда икмәк комбинаты директоры булып тора. «Авиация отличнигы», «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнә.
Мансур абыйны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Резедә Сәлемгәрәева да ветеранны күркәм юбилее белән котладылар, матур теләкләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев