Миләүшә Ганиева теккән калфакларда халкыбызның күңел халәте чагыла
Миләүшә Ганиева күптөрле сәләткә ия: милли киемнәр тегә һәм бизәнү әйберләре ясый. Ул теккән калфак, түбәтәй, хәситә, изүләр, яка чылбыры, алка, чулпы һәм брошкаларны республикада гына түгел, Россия төбәкләрендә дә беләләр. Шушы көннәрдә без аның белән очраштык һәм героебызның шөгыльләре турында сөйләштек.