Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Машинасыннан колак кага язгач, 170 штрафын түләгән

Татарстанның Югары Ослан районында яшәүче бер ир-ат, үзенең машинасыннан колак кагу куркынычы тугач, юл кагыйдәләрен бозган өчен җыелган 170 штрафын берьюлы түләп котылган.

Бу хакта Россия Судебный приставлар федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Судебный приставлар бурычлы кешенең мөлкәтен теркәүгә һәм автомобилен арестлау актын төзүгә керешкәч, ир-ат башта әлеге бурычлар турында бөтенләй белмәве турында әйтеп акланырга тырышкан. Алай да, машинасын югалтудан куркып, ул кыска гына вакыт эчендә барлык сумманы түләгән.

«Бурычның төп суммасы 170 мең сум тәшкил итте, ә башкару җыемы белән бергә гомуми сумма 510 мең сумнан артып китте», – дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Хәзерге вакытта ир-атның акчалары судебный приставларның депозит счетына күчкән. Тиздән барлык кирәкле исәп-хисап процедуралары тәмамланачак һәм әлеге эш ябылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев