Җәмгыять

Мартта татарстанлыларны өстәмә яллар көтә

Март аенда Татарстан халкы берьюлы берничә бәйрәм уңаеннан ял итәчәк.

Бу хакта республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Бәйрәм көннәре түбәндәгечә бүленә:

 * 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне. Быел ул якшәмбегә туры килә. Шул сәбәпле, Россия Хезмәт кодексы нигезендә, ял көне 9 мартка (дүшәмбе) күчерелә.

 * 20 март – Ураза бәйрәме. Татарстан Рәисе Указы белән бу көн республикада эшләми торган бәйрәм көне дип игълан ителде.

Мөһим мәгълүмат:

19 март — бәйрәм алды көне булганга, эш вакыты бер сәгатькә кыскартылачак.

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы белән эшләүчеләр өчен 9 һәм 20 март көннәре ял булачак.


Нет комментариев