САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Марат Әхмәтов район җитештерүчеләре продукциясен авыз итеп тә карады

Бүген, мәртәбәле кунаклар килү уңаеннан, район мәдәният йортында зур күргәзмә оештырылды.

Катнашучыларны мәдәният хезмәткәрләре ипи-тоз, якты йөз һәм ихлас елмаю белән каршы алдылар. Күргәзмә кунаклары районыбыз осталары чиккән сөлгеләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җитештергән продукцияләр белән таныша алдылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, Дәүләт Советы депутатлары Раяз Комаров һәм Ринат Фазылов та аны кызыксынып карадылар. Марат Әхмәтов хәтта Газинур Хәйдәров хуҗалыгында җитештерелә торган крем-балның тәмен дә татып карады. Җәлил поселогында эшләп килүче, махсус операциядә хезмәт итүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган «Сушим-парим для СВОих» волонтерлык төркеме һәм башка күргәзмәләр дә зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев