Татарстанда коткаручылар трассада машиналары ватылып калган гаиләгә ярдәмгә килде.
«Татар-информ» агентлыгы ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә сылтама белән хәбәр итүенчә, әлеге хәл төнлә М-7 юлының 956 нчы чакырымында булган. Биш кеше, шул исәптән яшь ана, имчәк баласы һәм өч өлкән кеше утырган «Лада Искра Кросс» машинасы ватылган.
Салон тиз арада суына башлаган һәм кешеләр өшүдән куркып, коткару хезмәтенә мөрәҗәгать иткәннәр. Урынга 5 нче номерлы зональ эзләү-коткару отряды белгечләре килеп җиткән. Алар суыкта калган кешеләрне үзләренең җылы машиналарына күчереп, кайнар чәй белән сыйлаганнар. Бәхеткә, беркемгә дә медицина ярдәме таләп ителмәгән. Тиздән коткарылган гаиләне килеп алган туганнарына тапшырганнар.
Нет комментариев