Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә ясалма интеллект куллану буенча методик күрсәтмәләр җибәрде. Бу хакта «Коммерсантъ» басмасына сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Ведомствода ясалма интеллектның ярдәмче корал гына булып калуын ассызыкладылар. Фактларны тикшерү һәм уку контентының сыйфаты өчен бөтен җаваплылык укытучыга йөкләнелә.
Укытучылар өчен мөмкинлекләр:
- Дәрес конспектлары, презентацияләр, тестлар һәм төрле дәрәҗәдәге күнегүләр төзү.
- Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган материаллар әзерләү.
- Үзләштерү дәрәҗәсен анализлау, укучыларның авырлыкларын вакытында ачыклау һәм хисап әзерләү
Шәхси мәгълүматларны саклау:
- Нейрочелтәрләргә укучыларның, әти-әниләрнең һәм коллегаларның шәхси мәгълүматларын кертү катгый тыела. Чикләү шулай ук билгеләргә, характеристикаларга, балаларның эшләренә һәм мәктәпнең эчке документларына да кагыла. Мондый сервислар белән эшләгәндә мәгълүматлар алдан шәхессезләштерелергә тиеш.
Укучылар өчен кагыйдәләр:
- 1–4 нче сыйныфлар: ясалма интеллект белән мөстәкыйль эшләү тулысынча тыела.
- 5–9 нчы сыйныфлар: нейрочелтәрләрне укытучы контроле астында гына кулланырга мөмкин.
- Өлкән сыйныфлар (10–11 нче сыйныфлар): ясалма интеллектны проект һәм тикшеренү эшләрендә файдалана ала.
Нейрочелтәр тулысынча язган текстны үз эшең дип тапшырырга ярамый. Эшләрне тикшерү өчен детекторлар куллануга юл куела, шулай да ахыргы карарны һәм билгене укытучы үзе куя.
Нет комментариев