Җәлилдә шахмат ярышлары үтте
.
Бүген Җәлил поселогы Шахмат клубында районның авыл җирлекләре арасында узучы Спартакиадасы кысаларында ярышлар оештырылды. Аларда барлыгы 7 команда катнашты. Җирлек данын берәр ир-ат һәм хатын-кыз яклады. Нәтиҗәдә беренче урынны Иске Кәшер авыл җирлеге командасы алды. Мортыштамак шахматчылары - икенче, Илексаз авыл җирлеге уенчылары өченче булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев