САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә Кайгы һәм хәтер көне билгеләп үтелде

Бүген, 22 июнь, - Кайгы һәм хәтер көне. Бу көнне илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, фашизм китергән кайгы-хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңартыла. Бу уңайдан Җәлил поселогында да митинг үткәрелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин илебез азатлыгы өчен башларын салганнарны искә алды, аларның кешелек хәтереннән...

Бүген, 22 июнь, - Кайгы һәм хәтер көне. Бу көнне илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, фашизм китергән кайгы-хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңартыла. Бу уңайдан Җәлил поселогында да митинг үткәрелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин илебез азатлыгы өчен башларын салганнарны искә алды, аларның кешелек хәтереннән мәңге җуелмаячакларын билгеләп үтте. Поселок ветераннар советы рәисе Сания Гыйззәтова, сугыш ветераны Геннадий Марсианов моннан җитмеш ел элек ата-бабаларыбыз яулап алган тынычлыкның кадерен белергә чакырдылар. Һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды, алар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев