САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ләшәү Тамакта эколагерь эшли башлады

Ләшәү Тамак мәктәбе базасында быел беренче тапкыр районкүләм “ЭкоМәрхәмәт” лагере оештырылды.

 Анда аз керемле, күп балалы һәм әтиләре махсус операциядә булган гаиләләрдән 30 бала йөри.
- Әлеге лагерь нәкъ безнең мәктәптә оештырылуы очраклы түгел. Аны булдыру проектын без республикада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы утырышта якладык. Республика башлыгы безнең тәкъдимне хуплады. Мәктәп озак еллар экологик тәрбия бирү юнәлешендә эшли, нәтиҗәләребез дә күп, - диде лагерьның координаторы – мәктәп директоры Ринат Дәүләтов.
Сменаны бүген официаль рәвештә ачтылар. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова катнаштылар һәм уңышлар теләделәр. Ә укучыларның әйдаманы Адилә Вәлитова быелгы җәйге каникулларның укучылар өчен тагын да кызыклы булачагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев