Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ләкедә Питрау гөрләде

Кичә – 12 июль көнне Ләке авылында керәшеннәрнең иң зур бәйрәмнәреннән берсе булган Питрау уздырылды.

Бәйрәм кунаклары керәшеннәрнең йолалары, гореф-гадәтләре, мәдәни үрнәкләре белән таныштылар, утын кисү, машина тарту, кул көрәше, гер күтәрү, себерке бәйләү, арбуз ашау, пленка коридор аша үтү, көрәш кебек кызыклы конкурсларны тамаша кылдылар. Татарстанның атказанган артистлары Алмаз Ишморатов, Татьяна Ефремова, Нарат Асты авылыннан «Нараттау», Круглое Поле поселогыннан «Родные напевы», Ләкенең «Игәнә» һәм «Айбагыр» ансамбльләре, авыл үзешчәннәре матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәмдә шулай ук район оешмаларының күргәзмәләре белән танышырга мөмкин иде, остаханәләр эшләде.
Питрауда олы кунаклар – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы, районның шәрәфле гражданы Җәүдәт Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты, республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, ТР керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова катнаштылар. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Алар һәм Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, районның һәм авылның социаль-экономик һәм мәдәни үсешенә өлеш кертүчеләрне, җирлек эшендә актив катнашучыларны, авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куючыларны бүләкләп үттеләр.

«Керәшен түтие» конкурсы бәйрәмнең тагын бер матур бизәге булды. Анда районның мәдәният йортларыннан җиде конкурсант катнашты.
Бәйрәм күңелле җырлар һәм дискотека белән тәмамланды.

Питрау турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев