Ләйлә апа юбилей котлаулары кабул итте
Җәмгыять

Ләйлә апа юбилей котлаулары кабул итте

Әлмәт авылында гомер итүче Харисова Ләйлә Гайнетдин кызына бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, сихәтлек, озын гомер, кадер-хөрмәт теләде. Ләйлә апа район башлыгының Рәхмәт хатына, истәлек бүләкләренә дә лаек булды. Юбиляр авылдашы – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, авыл ветераннар советы рәисе Хәмит Рамазановтан да бәйрәм котлаулары кабул итте.


Нет комментариев