САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лаеклы ялда да Әнисә апа "Сарман"нан аерылмый

"Сарман"га язылырга ике көн вакыт калды.

Әлмәт авылында яшәүче Әнисә Вагыйзова озак еллар авыл халкына почта хезмәте күрсәтә - рухи азык тарата, аннан фермада сыер савучы булып эшли. Тормыш иптәше Ринат абый белән бүгенге көндә икесе дә лаеклы ялда алар. Район газетасын "Ленинчы" вакытларыннан алдырган Вагыйзовлар хәзер дә аннан аерылмыйлар.

- Газетаны бик яратып укыйбыз, район хәбәрләрен шуннан беләбез. Башка авыл кешеләре турындагы язмалар бик ошый, башваткычлар бирә башладыгыз, аларны кызыксынып чишәбез, баш та ял итә, - диделәр алар, матбугат үзәгенә якыннарын туган көне белән газета аша тәбрикләү өчен килгәч.

Шуны да искәртәбез, хөрмәтле дуслар: "Сарман"га язылырга ике көн вакыт калды. Соңга калмагыз, язылмаган булсагыз, әле өлгерәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев