САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күтәмәледән кечкенә Рамил батыр әтисенә үлән чәйләре әзерли

Күтәмәле авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Айнур Хуҗинның дүрт яшьлек улы солдатлар өчен үлән чәйләре ясарга булыша.

Чәйне Рамил тәрбиячеләр белән бергә мәктәпкәчә төркемдә әзерли. 

– Аның исе бөтен бүлмәне тутыра. Бер чынаяк хуш исле чәй солдатларга үзләрен яратуларын һәм өйдә көтүләрен искәртсен иде. Рамил әтисенең батыр кеше икәнен белә. Ул аны бик ярата һәм әтисе белән горурлана. Аңа көч, сабырлык, сәламәтлек һәм тизрәк өенә кайтуын тели, – диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ландыш Сираева.

Шулай ук мәктәптә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм йөзеннән «Игелек ярминкәсе» дә үткәрелгән. Ярминкә өстәлләре төрледән-төрле ризыклар белән тулган Үз товарларын мактап, балалар сатып алучыларны җәлеп иткәннәр. Сәүдә җанлы барган – өстәлләр янына чиратлар тезелгән, ә әзерләнгән сыйлар үз сатып алучыларын бик тиз тапканнар. Балалар, укытучылар, ата-аналар сатып алучылар ролендә актив катнашканнар. Укучылар һәр сатылган товарга шатланганнар, шуның белән Җиңүгә өлеш кертүләрен аңлаганнар. Алынган акчага теш пастасы һәм щеткалары сатып алынган һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенә тапшырылган. Шуны да билгеләп үтик: ярминкәләр һәрбер район мәктәбендә оештырылды.

– Укучылар махсус операциядәге солдатларга ярдәм күрсәтүләрен дә дәвам итәләр. Алар үлән чәенең чираттагы партиясен әзерләделәр, шулай ук җиләк-җимешләр киптерделәр. Чәй өчен үләнне бөтен коллектив белән җәй айларында ук әзерләгән идек. Бүген Ватанны саклаучыларыбызга мондый ярдәм күрсәтү бик мөһим. Безнең фикеребезчә, акциянең асылы матди ярдәм күрсәтүдән генә тормый: солдатларның сугышчан рухына ярдәм итү дә мөһим, чөнки сине туган илеңдә, туган җиреңдә кешеләрнең онытмаганын белү һәрчак күңелне җылыта. Безнең бу вакыйгаларның мөһимлеген тоясыбыз, киләчәк Җиңү шатлыгын уртаклашасыбыз килә, – диде Ландыш Илшат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев