САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Күңелле безнең урам”да күңелле булды

Кичә район үзәгендәге Ленин урамының 57 А һәм 65 нче йортларында яшәүчеләр “Күңелле безнең урам” дигән урам бәйрәменә җыелдылар.

Күптән түгел әлеге йортларның ишегаллары “Безнең ишегалды” программасы кысаларында төзекләндерелгән иде. Бәйрәм Россия Федерациясе көненә, берочтан әлеге ишегалдының төзекләндерелүенә дә багышланды.
Бәйрәмгә җыелучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, төзүчеләргә бүләкләр тапшырды. Соңыннан Сарман балалар сәнгать мәктәбе җырчылары, биючеләре тамашачыларга иң матур җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр. Ә балалар өчен хәрәкәтле уеннар оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев