САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куйбышев урамында игелекле күршеләр яши

Кичә кич белән район үзәгендәге Куйбышев урамының 74, 76, 78, 80, 82, 84 нче йортларында яшәүчеләрне “Безнең ишегалды – игелекле күршеләр” исеме астында үткәрелгән ишегалды бәйрәме үзенә җыйды.

Аларны иң элек район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, “Безнең ишегалды” программасы буенча районда башкарылган төзекләндерү эшләренә тукталды, төзүчеләрне бүләкләде, халыкка матурланган ишегалларының куанычын күреп яшәүләрен теләде. Соңыннан районыбызның мәдәният осталары тамашачыларга иң матур җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм күмәк бию белән тәмамланды. Анда катнашучылар истәлеккә фотога төшәргә дә онытмадылар. Ишегалды бәйрәме төзекләндерү кысаларында урнаштырылган матур эскәмияләрдә кич утыру белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев