САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Кояшкай»да әтиләр бәйрәме үтте

.

Бүген безнең бакчабызда
Шундый рәхәт, күңелле.
Чөнки кунак булып безгә
Әтиләребез килде.
Иң акыллы, иң уңганнар,
Бар эшкә дә булганнар -
Менә шундый әтиләр,
Менә шундый әтиләр.
Ватанны саклаучылар көне "Кояшкай" балалар бакчасында патриотик тәрбия эше кысаларында уза. Ел саен анда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тематик атна уза. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балаларында кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү; әтиләрне хөрмәт итү максатыннан, "Әтием белән бергә" дип исемләнгән кичә үтте. Кичә ярыш-бәйге рәвешендә узды. "Моряклар" һәм "Танкистлар" командалары үзара тапкырлыкта, җитезлектә, булганлыкта көч сынаштылар. Кичә бик кызыклы барды: шигырьләр, җырлар яңгырады, эстафеталар барганда, җанатарлар көч биреп тордылар. Төрле кызыклы сорауларга әтиләр бик дөрес итеп җавап та бирделәр. Әтиләргә бүләкләрне балалар матур сүзләр әйтеп тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев