САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Кояшкай” бакчасының музыка җитәкчесе 8 мартта туган

Ләйсән Әбделвәлиева, “Кояшкай” балалар бакчасының музыка җитәкчесе:

- 8 Март – ул хатын-кызларның иң матур бәйрәме. Бу көнне мин дөньяга аваз салганмын. Нәкъ менә шушы көнне тууым белән әниемә олы рәхмәтлемен. Минем өчен көтеп алынган көн булса да, дөрес, якыннарыма бераз кыенракка туры килә. Ике бәйрәмне берләштереп, туганнарым, балаларым, дусларым җыелалар. Матур теләкләр телиләр, җылы котлаулар, күп бүләкләр кабул итәм. Яз табигатькә нинди генә үзгәрешләр алып килсә дә, бу көнне миңа килер юлны табалар. Мин җитәкләгән “Ахирәтләр” ансамбле кызлары да килеп керсә, тагы да күңелле була, кәефләр күтәрелә. Минемчә, хатын-кызның төп миссиясе – матурлык, гүзәллек тудыру, яхшылыкка өндәү. Нинди генә халәттә дә, ситуацияне үз кулына алырга, акыл белән эш итә белергә тиеш ул, дип исәплим. Гаиләдә тынычлык, иминлек, бөтенлек саклауда хатын-кызның роле зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев