Көллият басуларында дым каплау башланды
Кичә – 6 апрель көнне Сарман аграр көллияте хезмәтчәннәре дым каплауга керештеләр.
Көллиятнең барлыгы 736 гектар чәчүлек җире бар. Кичә аның 140 гектарында дым капланган. Бу эшне берничә көндә төгәлләргә дә уйлыйлар. Ә җир бераз җылынуга, чәчүгә дә керешәчәкләр.
- Бу басуларның 100 гектарын парга калдырырга, калган мәйданнарга рапс, арпа, бодай чәчәргә уйлыйбыз, - ди көллият агрономы Рөстәм Мәүләвиев.
Зөлфия Шәрипова язмасы, Рөстәм Мәүләвиев фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев