САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кинотеатрга керү кагыйдәләре үзгәрә

Россия кинотеатрларына тамашачыларны пычрак киемдә залга кертмәү һәм электрон сигарет кулланучыларны куып чыгару хокукын бирергә телиләр.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Российская газета»га сылтама белән хәбәр итә.

Россия Юристлар ассоциациясенең идарә рәисе Владимир Груздев басмага белдергәнчә, Хөкүмәтнең әлеге проекты һәр кинотеатрга тамашачылар өчен үз кагыйдәләрен кертергә мөмкинлек бирә торган база параметрларын раслый.

«Кинотеатрлар кино залына тәмәке тарту, шул исәптән электрон сигаретлар өчен лазер таяклар алып керүне тыярга, тамашачыларны пычрак киемдә (алар башкаларның әйберләрен яки утыргычларны буяп бетерергә мөмкин) кертмәскә хокуклы», - дип ачыклык кертте эксперт һәм моның «антисанитария чыганагы» булган кешеләргә дә кагылуын әйтте.

Ул билгеләп үткәнчә, тамашачылар электрон почта аша җавап шикаяте юлларга хокуклы, шунлыктан тиешле адреслар һәм дәгъваларны карау тәртибе компания сайтында һәм кинотеатрның кассалар зонасында күрсәтелергә тиеш.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kinoteatrga-ker-kagyydlre-zgr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев