Кибеттән әйбер урлаган кызның тәртибе комиссия утырышында тикшерелде
Бүген Сарманда балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Аны комиссия рәисе – район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева алып барды. Утырыш эшендә район прокуроры ярдәмчесе Роберт Сабиров катнашты.
Иң элек комиссия каршына бер шәһәр кибетеннән әйбер урлап тотылган яшүсмер кыз белән аның әнисе керделәр. Кызының җинаяте өчен әнисе бик борчылса да, яшүсмернең артык исе китмәде кебек. Аннан соң, спиртлы эчемлек кулланып, руль артына утырган яшүсмер егетнең әтисенә улы өчен кызарырга туры килде. Дөрес, нормаль ата-ана баласына яхшы тәрбия бирергә омтыла. Ә менә тормышын кәеф-сафа корып йөрүгә багышлаган бер ана утырышка хәтта килеп торуны да кирәк санамаган. Димәк, моның үзен тәрбияләргә кирәк әле. Комиссия әгъзалары һәр каралган эш буенча тиешле карар чыгардылар.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев