"Хәзинә"ләрнең хәзинәсеннән бәйрәм котлавы кабул итегез
.
Иске Кәшер авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Хәзинә" ансамбле авылның актив ветераннарын берләштерә. Алар хәзинәсендә рухи байлык, татар халык авыз иҗаты тупланган. Төп максатлары - яшь буынга эстетик тәрбия үрнәге күрсәтү. Мөнәҗәтләр, җыр-бию, нәфис сүз аша сәйләннәрдәй татар халкының гореф-гадәтләрен барлый алар. Корбан гаете уңаеннан, райондашларына, барлык мөселман халкына теләкләре дә изгеләрдән.
Автор: Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев