САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Харрас абый туксанда да - җырлы, моңлы

Бүген Саклаубаш авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Сабиров Харрас Салих улына 90 яшь тулды.

Сабиров Харрас Салих улына 90 яшь тулды.
Харрас абый, 1947 нче елда, 7 сыныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. 1952 елда армия сафларына алына. 1955 елда, армия хезмәтен тәмамлауга, бертуган абыйсы белән Донбасс шахталарына эшкә чыгып китә. 1962 елда туган авылына әйләнеп кайта. Казан төзелеш техникумын бетерә һәм Тукай совхозында төзелеш мастеры булып эшли, лаеклы ялга да шуннан чыга. Тормыш иптәше Фиюзә апа белән 5 малай үстерәләр. Кызганычка каршы, Фиюзә апа 2013 нче елда вафат.
Харрас абыйны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга шулай матур теләкләрен Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәре Альмир Сабиров җиткерде.
Харрас абый хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы, видеосы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев