САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кетес кияве Илдар нәсел шөгылен дәвам итә

Илдар - тумышы белән Лениногорск районы Иштирәк авылыннан.

Александровка авыл җирлегенә караган Кетес авылы кызы Әлфирә белән өйләнешкәч, алар шунда яши башлыйлар. Кияү әби һәм бабай белән уртак телне тиз таба, килешәләр алар. “Теща”сы Әлфия апа аны талдан кәрҗиннәр, каз-тавык оялары үрергә өйрәтә. Кечкенәдән кул эшләренә әвәслеге булган кияү бик җайлы гына элдерә бу шөгыльне. Ул – икенче төркем инвалид.
- Кыш көне ясар өчен, октябрь ахырларында-ноябрь башларында, тал агачларының яфраклары коелып беткәч, күп итеп чыбыклар әзерләп куям. Иртә яздан да җыярга була, - диде ул, материалларны әзерләү сроклары белән кызыксынгач.
Илдар бик күп кәрҗиннәр, оялар үргән, читәннәр ясаган. Ишек алларындагы ял итә торган беседканы да читән белән әйләндереп алган. Кәрҗиннәре белән җиләккә, гөмбәгә йөрергә уңайлы, күреп, кызыгучылар да табылган. Халык арасында тавык оялары бик популяр, ди. Сорап килүчеләр дә шактый икән. “Үрелгән ояга салгач, йомыркалар да чиста була, юешләнмиләр дә”, - ди Әлфия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев