Кемнәр эш урынында өстәмә ял алырга хокуклы
Татарстанда яшәүчеләр дәүләт һәм республика бәйрәмнәреннән тыш, өстәмә ял көннәренә дә өмет итә ала. РФ Хезмәт кодексы буенча кайбер категория хезмәткәрләргә яки билгеле бер очракларда өстәмә ял (отгул) алу хокукы бирелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Ял көнендә эшләгән өчен отгул
Хезмәткәргә үзенең ял яки бәйрәм көнендә эшләргә туры килсә, ул арттырылган хезмәт хакы яисә өстәмә ял көне арасында сайлау ясый ала:
- РФ Хезмәт кодексының 153 нче статьясы буенча, мондый көннәрдә эш кимендә икеләтә күләмдә түләнә.
- Хезмәткәр теләсә, икеләтә түләү урынына башка бер көнне ял итә ала. Бу очракта эш көне гадәти күләмдә түләнә, ә бирелгән отгул аерым түләнми.
Мондый ялны рәсмиләштерү өчен хезмәткәр гариза язарга тиеш, шуннан соң эш бирүче тиешле боерык чыгара.
Инвалидлыгы булган балаларның әти-әниләренә өстәмә ял
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерүче әти-әниләр, опекуннар һәм попечительләр ай саен 4 өстәмә ял көненә хокуклы (РФ Хезмәт кодексының 262 нче статьясы).
- Бу 4 көнне әти-әни үзара бүлә ала яисә барысын да берсе генә куллана ала.
- Ял көннәре хезмәткәрнең уртача эш хакыннан чыгып түләнә.
Бу льготадан файдалану өчен эш бирүчегә баланың тууын, теркәлүен һәм инвалидлыгын раслаучы документларны тапшыру таләп ителә.
Диспансеризация узу өчен ял көне
Диспансеризация үтүче хезмәткәрләргә дә өстәмә түләнә торган ял көне бирелә. Аның ешлыгы хезмәткәрнең яшенә бәйле:
- 40 яшькә кадәр: 3 елга 1 тапкыр.
- 40 яшьтән пенсия алды яшенә кадәр: елга 1 тапкыр.
- Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәгеләр: елга 2 тапкыр.
Медицина учреждениесенә барганнан соң эш бирүчегә диспансеризация үтүне раслаучы белешмә бирү кирәк.
Донорлар өчен ял көннәре
- Кан яки аның компонентларын тапшыручыларга да өстәмә ял көннәре каралган:
- Бер ял көне турыдан-туры кан тапшырган көнне бирелә.
- Тагын бер көн — медицин тикшерүе вакытына.
- Моннан тыш, хезмәткәргә үзенә уңайлы башка вакытта куллана алырлык тагын бер өстәмә ял көне бирелә.
РФ Хезмәт кодексының 186 нчы статьясы буенча, закон тарафыннан каралган барлык бу көннәр уртача эш хакы күләмендә түләнә.
Авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызларга өстәмә ял
Авыл җирлегендә хезмәт куючы хатын-кызлар ай саен тагын бер өстәмә ял көне ала ала. Бу мөмкинлек РФ Хезмәт кодексының 263.1 нче статьясы белән ныгытылган.
Башка кайбер өстәмә ял төрләреннән аермалы буларак, бу көн эш хакы сакланмыйча (үз хисабына) бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев