Җәмгыять

KDW-2026 форумы ясалма интеллектны гамәли куллануга багышлана

Kazan Digital Week халыкара форумында быел төп игътибар ясалма фәһемне гамәли куллануга юнәлтеләчәк. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

Аның сүзләренчә, 2026 елда барлык юнәлешләр ясалма интеллект призмасы, технологик суверенитет һәм тармакара хезмәттәшлек аша каралачак. Ясалма фәһем аерым тема буларак түгел, ә сәнәгать, медицина, мәгариф, транспорт, мәдәният һәм идарә өлкәләрендә процессларны үзгәртә торган горизонталь технология буларак тәкъдим ителәчәк.

Эшлекле программа 10 тематик юнәлешне үз эченә ала: интеллектуаль системалар, мобильлек, цифрлы индустрия, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, транспорт, дәүләт идарәсе, киберкуркынычсызлык.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан өчен KDW фәнни-технологик суверенитетны ныгыту, тикшеренүләрне коммерцияләштерү, шулай ук республиканы цифрлы технологияләр эшкәртү үзәге буларак күрсәтү мөмкинлеге бирә.


Нет комментариев