Казанда «Эколидер» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Кичә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XXI «Эколидер» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Чарада ТР Экология hәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашты. Җиңүчеләр арасында безнең район экологлары да бар. "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе-баш мөхәррир Альбина Сабирова - "Басма матбугатта экология темасын яктырту буенча иң яхшы язма" номинациясендә өченче, ЛәшәүТамак мәктәбе директоры Ринат Дәүләтов - "Мәгариф учреждениеләрендә системалы экологик-агарту эшчәнлеге өчен" номинациясендә икенче урынны алдылар. Сарман кызы - бүгенге көндә Казанда югары уку йортында белем алучы экология волонтеры Адилә Вәлитова "Гражданнар" номинациясендә икенче урын өчен бүләкләнде. Җиңүчеләрне тәбрикләп, киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев