2026 елда Казан дәүләт медицина университетын 439 кеше тәмамлаган. Алар арасында максатчан юнәлеш белән укучылар – 179, бюджет урыннарында белем алганнар – 121, түләүле нигездә укучылар – 139 кеше. Бу хакта бүген университет ректоры Айрат Фәррахов матбугат вәкилләре белән очрашуда белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Тәмамлаучыларның якынча 90 проценты – төгәлрәк әйткәндә, 89,5 проценты – Татарстан Республикасында эшләвен дәвам итәчәк. Яшь табиблар арасында иң күп сайланган белгечлекләр – участок терапевты, анестезиолог-реаниматолог, невролог, кардиолог һәм участок педиатры.
Университет ректоры билгеләп үткәнчә, чыгарылыш студентларының күбесе үзләрен поликлиникаларда һәм район хастаханәләрендә сынап карарга тели, бу – республика өчен бик әйбәт күрсәткеч.
Нет комментариев