Казан кызы МХОда һәлак булган әтисе өчен бирелгән акчаны мошенникларга күчергән
Казанда махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчының кызы, түләү рәвешендә алган 6 миллион сум акчасын мошенникларга тапшырып, зур зыян күргән.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьләргә каршы көрәш бүлеге вәкиле Рәдис Йосыпов хәбәр иткәнчә, әлеге хәл узган елның декабрендә булган: кыз акчаның төп өлешен курьерга биргән, ә тагын бер миллион сумын банкомат аша җинаятьчеләр исәбенә күчергән, дип яза "Татар-информ" МА.
Министрлык хезмәткәре сүзләренчә, аферистлар Оборона министрлыгыннан түләү алучыларны махсус күзәтәләр һәм аларны социаль челтәрләрдәге махсус операция белән бәйле төрле чатларга җәлеп итәләр, анда вируслы фишинг сылтамалары тараталар. Йосыпов билгеләп үткәнчә, мошенниклар еш кына психологик басым ясый: башта кечкенә сумманы алдап алалар, ә аннары, «тикшерүче» роленә кереп, акчалар экстремистларга киткән, дип куркыта башлыйлар. Якыннарын югалткан кешеләрнең хисләрендә уйнап, җинаятьчеләр аларны «аферистларны тоту буенча махсус операциядә» катнашырга һәм җаваплылыктан качу өчен барлык акчаларын күчерергә күндерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев