САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Казан ипподромында ат чабышы һәм халыкара жокейлар чемпионаты үтәчәк

XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында 16 майда кичке сәгать алтыда Казан ипподромында ат чабышы һәм Халыкара жокейлар чемпионаты оештырыла. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чемпионатта Россия төбәкләре һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләрнең иң көчле жокейлары көч сынашачак. Бәйгедә Татарстанны да кертеп, Россия, шулай ук Төркмәнстан, Казакъстан һәм Кыргызстан вәкилләренең катнашыы көтелә. Бу ярыш жокейларның осталыгын һәм илдә ат спорты үсешен күрсәтү өчен мөһим мәйданчык булып тора.

 

Шулай ук тамашачыларны күргәзмәләр, тематик фотозоналар һәм башка күңел ачу чаралары көтә. Трибуналарга керү бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев