Кәүҗияктән Нурбәковлар «Күпбалалы гаилә» таныклыгына ия булды
Гаилә көне уңаеннан район Үзәк ял паркында узган бәйрәмдә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр дә тапшырылды.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Кәүҗияк авылыннан Ирина Нурбәковага «Күпбалалы гаилә» дигән таныклык, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды. Ирина ханым тормыш иптәше Мәҗит белән биш бала үстерә. Хәзерге вакытта Мәҗит махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Күптән түгел, гаилә бәхетен тулыландырып, кечкенә Мирон дөньяга аваз салган. Ул да бәйрәмгә килгән иде.
– Марат, игезәкләр Ева һәм Светослава, Каролина балалар бакчасында калдылар. Олы улым Леонид аерым яши, – диде күпбалалы ана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев