Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Каташ-Каранда «Түбәтәйле» уйнадылар

Каташ-Каран авыл мәдәният йортында бик күңелле һәм мәгънәле чара узды. Биредә «Түбәтәйле» уены оештырылды.

Бу очрашу «Ура, авылга!» проекты кысаларында үткәрелде. Әлеге проектның төп максаты — татар мәдәниятен популярлаштыру, туган телнең матурлыгын яшь буынга җиткерү һәм аны киләчәккә саклап калу.

Уен барышында катнашучылар үзләренең тапкырлыкларын гына түгел, ә халкыбызның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын һәм йолаларын яхшы белүләрен дә күрсәттеләр. Мондый чаралар буыннар арасындагы җепләрне ныгыта, олылар белән яшьләрне берләштерә, туган җиребезгә булган мәхәббәтне тагын да арттыра.

Фотолар район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев