Каташ-Каранда мунчала бәйләү буенча мастер-класс узды
«Ура авылга» проекты кысаларында Каташ-Каран авыл мәдәният йортында үзенчәлекле очрашу үтте.
Бу юлы биредә мунчала бәйләү серләренә төшенделәр.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә: «Бу очрашуның максаты — гореф-гадәтләребезне яңарту, татар мәдәниятен таныту һәм, иң мөһиме, туган телебезне саклау».
Катнашучылар яңа һөнәр үзләштереп кенә калмады, үз араларында татарча җанлы аралашып, күңелле вакыт та үткәрделәр. Мондый чаралар тамырларыбызны ныгытырга һәм бай мирасыбызны яшь буынга җиткерергә ярдәм итә.

Фотография Каташ-Каран авыл мәдәният йортының Вконтакте төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев