САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Каташ-Каранда Гает бәйрәмен мул табында бәйрәм иттеләр

Һәр авылның үз гореф-гадәтләре, матур бәйрәмнәре бар. Каташ-Каранда да бар андыйлар.

Ә менә Гает бәйрәме, мөгаен, иң зурысыдыр. "Зөһрә" мәчетендә бүген иртәдән күңелле җанлылык урнашты.

Ир-атлар, хатын-кызлар, яшьләр Гает намазына җыелдылар. Вәгазьләр укыгач, догалар кылгач, мул табын артында бергәләп сыйландылар. 

- Аллаhка шөкер, мәчетебез тулы. Барыгызга да зур рәхмәт. Ил-көннәребез тыныч булсын, сугышлар бетсен. Саулык-сәламәтлек булсын, аны сакларга кирәк, - диде авылның имамы Илшат хәзрәт Дәүләтхуҗин. 

Мәчеттә Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре узган, тәравихларга халык җыелган. 

- Мәчетебез бик матур, иркен, якты. Бүген Гает бәйрәменә бардык. Табыннарыбыз сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды. Өлеше кергән һәркемгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Бигрәк тә Гүзәлия апа Нәҗипова пешергән чокыр таба коймагы белән яратып сыйландык. Һәр елны пешереп алып килә ул аны, - диде авыл мәдәният йорты директоры Әлфия Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев