САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кар көрәгәндә биеклектән егылып 17 кеше зыян күргән

Соңгы бер ай эчендә Республика клиник хастаханәсенә түбәдән кар чистартканда яисә Яңа ел бизәкләрен алганда биеклектән егылып төшеп, төрле имгәнүләр алган 17 кеше мөрәҗәгать иткән.

«Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләрнең күбесе — куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән шәхси йорт хуҗалары. Табиблар пациентларда кул-аяклар сынуны, умыртка сөяге зарарлануны һәм баш сөяге-ми җәрәхәтләрен теркәгән. Шифаханәгә салынганнар арасында 64 яшьлек ир-ат та бар, егылып төшкәннән соң аңа нейрохирургия бүлегендә ике умыртка сөягенә катлаулы операция ясарга туры килгән; хәзер аңа ел дәвамында тернәкләнү курсы үтәргә туры киләчәк. Быелгы кышның гадәттән тыш карлы булуын исәпкә алып, медиклар кешеләрне биеклектә эшләгәндә бик игътибарлы булырга һәм куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев