Каникулларда укуның файдасы турында атказанган укытучы сөйләде
Җәмгыять

Каникулларда укуның файдасы турында атказанган укытучы сөйләде

Көзге каникуллар — укучылар өчен ял итү вакыты гына түгел, ә белемнәрне ныгыту мөмкинлеге дә. Россиянең атказанган математика укытучысы Любовь Баева каникул чорында уку материалын кабатлап туруның мөһимлеге турында сөйләде. Бу хакта «Челнинские известия» материалларына таянып «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Укытучы билгеләп үткәнчә, даими кабатлау булмаганда, укучылар белемнәрнең шактый өлешен тиз оныта. Яңа алынган мәгълүматның 80 проценты икенче көнгә үк хәтердән җуелырга мөмкин. Шуңа күрә бер-ике атналык каникул вакытында озак вакытлы хәтердә урнашып өлгермәгән материал укучының башыннан бөтенләй чыгып тая.

Любовь Баева сүзләренчә, аеруча олимпиадаларга әзерләнүче балалар өчен каникуллар — иң уңайлы вакыт. Бу көннәрдә башка уку предметлары буенча йөкләнеш булмау сәбәпле, игътибарны тулысынча бер фәнгә, мисал өчен математикага, юнәлтергә мөмкин.


Нет комментариев